Әлмәт коену сезонына әзер

2018 елның 9 июне, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Әлмәт муниципаль районындагы Гадәттән тыш хәлләр Идарәсе начальнигы Валерий Грезневның шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмәдәге доклады су объектларында кешеләрнең иминлеге, аларның гомерләрен саклау һәм сәламәтлеге мәсьәләләренә багышланган иде.  

Валерий Грезнев хәбәр иткәнчә, коену сезонына вакытында әзерләнү максатыннан ӘМР янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү буенча комиссия карары нигезендә 2018 елга район сулыкларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чараларның планы расланды; су янында массакүләм ял итү урыннарында спиртлы эчемлекләрне, шулай ук пыяла шешәләрдәге барлык эчемлекләрне сатуны тыю; коену өчен җайландырылмаган һәм яраксыз урыннарны: шәһәр күленең яшел зонасы, шәһәр  сусаклагычы, Дала Зәе елгасы тугае, Иске Михайловка авыл җирлеген йөреп чыгу һәм көн саен патрульләштерү өчен мобиль патруль шруппалар формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International