Шәһәрләр һәм муниципаль районнарның территорияләрен чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлыгына нәтиҗәләр ясалды.
«ЭКОВЕСНА 2018» республика конкурсы түбәндәге критерийлар буенча үткәрелде: юк ителгән рөхсәтсез урнаштырылган калдыклар урыннар саны һәм мәйданы; ачыкланган хокук бозулар саны һәм төзелгән беркетмәләр; җыелган макулатура, политэтилен таралар саны; чараларда катнашкан кешеләр саны; район территориясендә төзекләндерелгән су объектларын саклау зоналары саны.
«Шәһәр статусы белән иң яхшы муниципаль район» номинациясендә беренче урын Әлмәт районына тапшырылды.