Татарстан Республикасында 8 июньгә 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 46,9%ы һәм ул үткән елның шушы чорына карата 113,8%ка үтәлгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Социаль ипотека программасы буенча 152,9 мең кв. м. мәйданда 2 мең 807 фатирлы 103 йорт гамәлгә кертелгән. 2018 елның инвестицион программасы буенча 177 төзелеп килүче объектның 80 объекты әзер диярлек; уртача әзерлектә – 65 объект; 32 объектта эшләр күп әле.
2018 елда республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча 165 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (332 млн. 545 мең сум бүлеп бирелгән). 7 июньгә 46 күп балалы гаиләгә (149 млн. 380 мең сумга); шулай ук 12 чернобыльчегә, 24 мәҗбүри күченүчегә, 3 Ерак Төньяктан күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уңыш формалашу барышы турында хәбәр итте.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кырларга минераль ашламалар кертү әһәмиятен ассызыклады. Шулай ук Марат Әхмәтов терлекчелек тармагы турында да хәбәр итте. Сөт сатып алу бәяләре кимү тукталды, диде ул.
Республикада, өстәмә бәягә салымны исәпкә алмыйча, 18,4 сумга алалар. Ул район башлыкларын әлеге мәсьәләне игътибарда тотарга өндәде.
Шулай да Әлмәт районында узган елдагыдан үсеш - 19%.