8 июньдә V «Бяки Буки» урам әдәби фестивале Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында балалар өчен оештырылган әкияти бәйрәм белән программасын тәмамлады.
Фестивальнең бәйрәм өлешен «Пампуш» Мәскәү Шамакайлар Театры ачып җибәрде. «Le BUFF oN» тамашасы барлык җыелучыларны урта гасырлык мәйданга күчерде. Музыка, костюмнар, трюклар, шамакайлык балаларның барлык игътибарын җәлеп иттеләр.