ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә Сабантуй 16 июньдә узачак. 

Чараның программасы:

10.00  мәйданчыкларны, сәүдә нокталарын ачу. 

11.00 үзәк майдан – «Сабантуй-2018» чарасын тантаналы ачу

10.00 балалар мәйданы ачылу

13.00 ипподром территориясе –ат ярышлары, джигитовка

15.00 үзәк  майдан –  «Сабантуй-2018» җиңүчеләрен котлау

16.00  «Сабантуй 2018» чарасын ябу

Мәйданга автобуслар сәг. 8.00 түбәндәге урыннардан кузгала : КДЦ «Мегаполис»,  Ленин мәйданы,  «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәге.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Яшелчәчелек - мөһим һәм соралган тармакларның берсе. Район башлыгы Айрат Хәйруллин Мактама теплица хужалыгында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Алга таба әлеге хуҗалыкка заманча су сибү системасы урнаштырылачагын белдерде һәм бу уңайдан "Авыл" кооперативы белән берлектә эшчәнлек алып  барырга кирәклеген ассызыклады.

8 яшь белгеч педиатрлар рәтен тулыландырды. Алар катнашында  «А ну-ка, доктора» һөнәри бәйге узды.

Бүген, 13 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр.

Россия көнендә Әлмәт китапханә системасы Тукай скверында әдәби батл оештырды.  Батлда ТР Язучылар берлеге вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Анда Россия турында шигырьләр яңгырады.

Проект кысаларында шәһәрнең 9 мәйданында мәдәни чаралар узды.

12 июньдә безнең илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия, ягъни Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итү көнен билгеләп үтә. Ул – илдәге иң “яшь” дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итте. Анда Россия Конституциясе һәм аның законнарының өстенлеге игълан ителде. Бу вакытка СССРның күпчелек союздаш республикалары үз суверенитетлары турында карар кабул иткән иделәр инде. Россия дәүләтчелеген ныгытуда аның яңа исемен – Россия Федерациясе – кабул итү мөһим роль уйнады.

Кичә Әлмәттә капиталь ремонттан соң  «Спартак» яшүсмерләр клубы ачылды.  Ремонт  республика программасы кысаларында мөмкин булды. Яшүсмерләр клубына быел 30 яшь була. Клубка 60 ка якын бала йөри. Россия көнендә район башлыгы Айрат Хәйруллин "Спартак" яшүсмерләр клубына килде, балалар һәм аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр белән очрашты. 


12
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Бу дәүләт бәйрәмнәребездән иң яше, ул яңа Россияне чагылдыра. Бүген ул миллионлаган кешеләрне берләштерә. Үз илен чын күңелдән яраткан һәркем аны заманчарак, мулрак һәм имнирәк итәргә омтыла. Ышанам, безнең тырыш хезмәтебез, максатка омтылучанлыгыбыз һәм җаваплылыгыбыз билгеләнгән планнарыбызны үтәргә һәм һичшиксез уңышка ирешергә ярдәм итәчәк.


10
июнь, 2018 ел
якшәмбе

Бу юлы шәһәребездә триатлончылар җыелды. Узган ел нефтьчеләр башкаласында дуатлон буенча ярышлар үткән иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Татнефть Альметьевский триатлон – 2018» — TIMERMAN сериясеннән триатлон буенча тәүге ярыш. Әлеге ярышлар өчен Әлмәтнең сайлануы очраклы түгел. Оештыручылар шәһәрдә моның өчен бөтен шартлар булын искәрттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International