ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Әлмәттә Сабантуй 16 июньдә узачак. 

Чараның программасы:

10.00  мәйданчыкларны, сәүдә нокталарын ачу. 

10.30 үзәк майдан – «Сабантуй-2018» чарасын тантаналы ачу

12.00 балалар мәйданы ачылу

13.00 ипподром территриясе –ат ярышлары, джигитовка

15.00 үзәк  майдан –  «Сабантуй-2018» җиңүчеләрен котлау

16.00  «Сабантуй 2018» чарасын ябу

Мәйданга автобуслар сәг. 8.00 түбәндәге урыннардан кузгала : КДЦ «Мегаполис»,  Ленин мәйданы,  «ЦРБ» тукталышы.

"Әни-эшмәкәр" проекты кысаларында Әлмәт әниләрен бизнес алып бару нигезләре буенча бушлай укытачаклар. Проект  9 - 13 июльдә :  Казан,  Петербургская ур,.28нче йорт  (Эшмәкәр йорты) адресы буенча узачак. Заявкалар 3 июльгә кадәр   http://mama-predprinimatel.ru  кабул ителә.


8
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген Әлмәттә «Экстрим парк» территориясендә «Кыюлык сукмагы» чарасы узды. Уеннар Әлмәт районы башлыгы Кубогы өчен оештырылды. Анда мәктәп укучылары, юнармеецлар, студентлар - барлыгы 125 кеше катнашты. Аларга 11 төрле сынау аша узарга туры килде. Мондый киң масштаблы чара районда беренче тапкыр уздырылды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

Агымдагы елның 17 нче маеннан Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә декрет ялында өч яшькә кадәр балалар тәрбияләүче һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләгән хатын-кызлар өчен һөнәри белем бирү курслары башланды.

9 июнь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр,урыны белән яшен.  Минималь температура төнлә +7..+11º, максималь температура көндез+11..+16º.

7 июнь көнне  27нче  «Нэни куллар» балалар бакчасында  «Я и мой питомец соблюдаем ПДД» бәйгесе кысаларында призлы урыннар билгеләнде,  дипломнар тапшырылды.  Бәйгедә ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр  - барлыгы 47 кеше үзара көч сынашты.

Әлмәт һөнәри колледжның 70ләп  студенты "Алнас"та практика уздылар. Дипломга кадәр һәм производство практикасын икенче һәм өченче курс студентлары узды. Студентлар техник процессларны карадылар,  колледжда алган белемнәрен ныгыттылар, практика азагында алар барысы да хезмәт хакы алдылар.

10 июнь көнне «Яшьлек» скверында фестиваль узачак. Катнашучыларны спорт һәм күңел ачу программасы көтә. Саф һавада спорт һәм фитнес белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Тренировкаларга кушылыгыз!

1701 елны Петр Iнең Указы нигезендә Россиядә халыкны социаль яклау хезмәте оеша. Ә социаль хезмәткәр көне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 нче елда бәйрәм ителә башлады. Социаль яклау органнарында хезмәт куючылар бу эшне зур җаваплылык тоеп башкара. Районнарда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр - барысы да даими игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Россииядә  диспансеризация узу өчен бер көн өстәмә ял бирелергә мөмкин . Бу турыда  Федерация Советы комитеты башлыгы Валерий Рязанский хәбәр итте. Законның проекты Дәүләт Думасында карала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International