Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды. Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.
Әлмәтлеләр шәһәрнең теләсә кайсы районындагы җәмәгать киңлеге өчен тавыш бирә ала. Тавыш биргәннән соң, сораштыруда катнашучы сайлаган район буенча нәтиҗәләр күренәчәк.
Тавыш бирү төзекләдерүгә ихтыяҗ булган объектны күрсәтәчәк. Акциягә 1 июльдә нәтиҗә ясалачак. 2019 елда төзекләдерү программасына кермәгән объектлар 2020-2022 еллар исемлегенә кертеләчәк.