Бүген капиталь ремонттан соң Кама-Исмәгыйль авылында “Карлыгач” балалар бакчасы ачылды. Балалар бакчасында ремонтны Шәфәгать Тәхаветдиновның ярдәме белән уздырырга мөмкин булган. Биредә барысы да өр-яңа: җиһазлар да, савыт-сабалар да, балалар уен мәйданчыгы һәм башкалар да. Авылда әле Шәфәгать Фахразович ярдәме белән клуб та ремонтлана икән. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа игелекле гамәлләрен дәвам итүе өчен зур рәхмәтен җиткерде.
Агымдагы елның 20 нче августына Әлмәт муниципаль районыны буенчаЮл картасы кысаларында 295 инвалид эшкә урнаштырылган, буеллык планның 102.4% ын тәшкил иткән.
Бу турыда район активы белән булган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин сөйләде. 2017 елның май аеннан программа тормышка ашырыла. Ул 2019 елга кадәр кралган.
Әлмәт җирлегендәге 36 җирле үзидарә советлары эшчәнлеге белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев таныштырды. Район башлыгы урынбасары Айрат Хәйруллин җирле үзидарәләр эшчәнлегенә югары бәя бирде, әлеге уңайдан баш предприятиеләргә, "Татнефть" компаниясенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
26 август көнне Россииянең велосипед башкаласы TIMERMAN сериясе ярышларын кабул итә. Ул ТATNEFT Tour de Tatarstan дип атала. Маршрут Әлмәтнең матур һәм истәлекле урыннары аша узачак. Старт һәм финиш Шевченко, 15б, «Центральный пляж» адресы буенча уздырыла.
16 августтан 3 сентябрьгә кадәр ата-аналар өчен балалар товарлары, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгын тикшерү буенча “кайнар элемтә” эшли.
Бөек Ватан сугышы ветераннары - игътибар һәм социаль ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ кешеләр. Барлык җәмгыятьнең һәм һәрберебезнең рәхмәт белдерүче хәтере безгә тыныч күк бүләк иткән кешеләр турында һәр көн кайгыртуда чагыла.
31 августтан алып 2 сентябрьгә кадәр Әлмәттә «Кванториум» технопаркы территориясендә VI Бөтенроссия Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре конференциясе узачак.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин, экспертлар комиссиясе, архитекторлар һәм подрядчиклар, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә ТР Президенты ярдәмчесе Зифа Балакина урамында урнашкан парк зонасын төзекләндерү барышын тикшерде, аның проекты иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла.