Әлмәттә балалар товарлары, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгын тикшерү буенча “кайнар элемтә” эшли

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

16 августтан 3 сентябрьгә кадәр ата-аналар өчен балалар товарлары, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгын тикшерү буенча “кайнар элемтә” эшли.

Килеп ирешкән сорауларга «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге»  филиалының Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары консультация пунктлары җавап бирәчәк.

Мөрәҗәгать итү өчен телефон: (8553) 45-20-72.

Эш режимы: һәр көнне (шимбә һәм якшәмбедән тыш) 8.00 дән 12.00 гә һәм 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International