Әлмәттә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру буенча эш дәвам итә

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Агымдагы елның 20 нче августына Әлмәт муниципаль районыны буенчаЮл картасы кысаларында 295 инвалид эшкә урнаштырылган, буеллык планның 102.4% ын тәшкил иткән.

Әлмәт шәһәре Мәшгульлек үзәге инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итүнең яңа формаларын эзли. Әйтик, 2017 нче елның декабреннән башлап Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «гарантияләнгән әңгәмәләр» уздыра. Бу эш бирүченең һөнәри-квалификация таләпләренә туры килерлек һәм сәламәтлеге буенча туры килерлек, ягъни каршылыклар булмаган кандидадлар сайлап алып, эш бирүче белән инвалидның әңгәмәсен оештыру.

Мәсәлән, бу формада аралашу ярдәмендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 20 кеше «Татнефть» структуралы бүлекләренә эшкә урнаштырылды. Алар арасында күз күрүе һәм ишетү сәләте бозылучылар да бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International