26 август көнне Россииянең велосипед башкаласы TIMERMAN сериясе ярышларын кабул итә. Ул ТATNEFT Tour de Tatarstan дип атала. Маршрут Әлмәтнең матур һәм истәлекле урыннары аша узачак. Старт һәм финиш Шевченко, 15б, «Центральный пляж» адресы буенча уздырыла.