Бөек Ватан сугышы ветераннары - игътибар һәм социаль ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ кешеләр. Барлык җәмгыятьнең һәм һәрберебезнең рәхмәт белдерүче хәтере безгә тыныч күк бүләк иткән кешеләр турында һәр көн кайгыртуда чагыла.
Әлмәт Яшь гвардиячеләре үзәк район хастаханәсендә дәваланучы ветераннар янында булып кайттылар. Алар палатадагы дәвалану һәм гомумән тору шартлары белән кызыксындылар, бүләкләр тапшырдылар.