31 августтан алып 2 сентябрьгә кадәр Әлмәттә «Кванториум» технопаркы территориясендә VI Бөтенроссия Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре конференциясе узачак.
Конференция темасы: «ЯИИҮ – барысы да куллана ала торган инновацияләр».Сайланылган тема хәзерге заманның максатын чагылдыра: мегаполисларда гына түгел, ә кече шәһәрләрдә, авылларда яшәүче мәктәп укучыларын инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү.