РТ Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Әлмәттә парк зонасын төзекләндерү барышын тикшерде

2018 елның 18 августы, шимбә

Район башлыгы Айрат Хәйруллин, экспертлар комиссиясе, архитекторлар һәм подрядчиклар, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә ТР Президенты ярдәмчесе Зифа Балакина урамында урнашкан парк зонасын төзекләндерү барышын тикшерде, аның проекты иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла. 

"Сәламәтлек" паркы тиздән әлмәтлеләр ял итү урынына әйләнәчәк. Район үзәк хастаханәсе кырында төзекләндерелгән парк булдыру, заманча балалар мәйданчыклары төзү, скамейкалар һәм урналар урнаштыру күздә тотыла.

Алга таба Советская урамында урнашкан 153 номерлы йортның ишегалды территориясен карап чыктылар, ул республика пилот программасы кысаларында төзекләндерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International