Әлмәт җирлегендәге 36 җирле үзидарә советлары эшчәнлеге белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев таныштырды. Район башлыгы урынбасары Айрат Хәйруллин җирле үзидарәләр эшчәнлегенә югары бәя бирде, әлеге уңайдан баш предприятиеләргә, "Татнефть" компаниясенә рәхмәт сүзләре җиткерде.