ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Көзге каникуллар” профилактика чаралары кысаларында “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова һәм 33 нче балалар бакчасының ата-аналар комитеты Фәхретдин урамындагы җәяүлеләр кичүендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясен уздырды.

Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан “Стоп” профилактик операциясе оештырылды. Операция нәтиҗәсендә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче 12 кеше тотыла. 

Тикшерү барышында руль артына исерек хәлдә утыру һәм транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмау очраклары теркәлде.

Татарстанның иң масштаблы вакыйгаларының берсе булган “АК БАРС Банк Казан марафоны 2019”да катнашу өчен теркәлү 5 ноябрьдә башланып китте. Ел саен уздырыла торган йөгерү 5 майда Казанның төп урамнары буенча узачак.

Әлмәт районының Юкәле авылында бер эттә котыру чире ачыклана. Бу хакта Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр итә.

Бу көннәрдә Әлмәттә Кекусинкай каратэсы буенча шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ярышларда каратэ клубында тәрбияләнүче 90 спортчы катнашты.


6
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Татарстан Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге заман сәяси тарихында җитди һәм зур адым булды. Аның киләчәк үсеше һәм тулаем ил күләмендә абруе артуы өчен хокукый җирлек хезмәтен үтәде. 
Конституциябезнең төп нигезләмәләре тиздән егерме биш еллыгы билгеләп үтеләчәк Россия Федерациясе Конституциясенең рухына һәм асыл мәгънәсенә туры килүе гаять мөһим. Бердәм хокукый система илебезнең бербөтенлегенә һәм куәте артуга ирешү өчен иң әһәмиятле факторларның берсе булып тора.

 


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Республикабызның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге бөтен ил белән уртак, тыгыз бәйләнештә. Тарихи-мәдәни мирасны саклап калуда, икътисадта һәм социаль өлкәдә зур казанышларга ирешүләре татарстанлыларның килер көнгә ышанычын арттыра.Кадерле әлмәтлеләр! Сезгә тынычлык, гаилә бәхете һәм иминлек телим. Бәйрәм котлы булсын! Халыклар бердәмлеге көне белән!


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Әлмәттә капиталь ремонттан соң тантаналы итеп Тельман  урамындагы 45 нче йортны  тапшырдылар. Подрядчы - "Газсантехсервис" оешмасы. Тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

Әлмәтнең 65 еллыгы уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары булып узды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул башта быел төзелгән “Саулык” паркында булып, “Актив озын гомер” проектында катнашучылар белән аралашты, аннары “Кванториум” балалар технопаркында узган волонтерларның пленар утырышында һәм үзәк шугалакны ачуда катнашты.

Бүген, шимбә,  Нефтьчеләр мәйданында «Татнефть» кампаниясе шугалак ачты. Бу уникаль шугалак, ясалма суыту системасы белән ясалган, әлмәтлеләргә күмәк шуу өчен бик уңайлы.Аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхммәтшин, район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International