Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан “Стоп” профилактик операциясе оештырылды. Операция нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче 12 кеше тотыла.
Тикшерү барышында руль артына исерек хәлдә утыру һәм транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмау очраклары теркәлде.