Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Татарстан Конституциясен кабул итү республиканың хәзерге заман сәяси тарихында җитди һәм зур адым булды. Аның киләчәк үсеше һәм тулаем ил күләмендә абруе артуы өчен хокукый җирлек хезмәтен үтәде.
Конституциябезнең төп нигезләмәләре тиздән егерме биш еллыгы билгеләп үтеләчәк Россия Федерациясе Конституциясенең рухына һәм асыл мәгънәсенә туры килүе гаять мөһим. Бердәм хокукый система илебезнең бербөтенлегенә һәм куәте артуга ирешү өчен иң әһәмиятле факторларның берсе булып тора. Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм киләчәккә зур ышаныч телим