ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

“Кванториум” балалар технопаркында “Игелекле Әлмәт” штабы волонтерларының пленар утырышы узды. Бүгенге көндә Әлмәттә 8 меңнән артык волонтер исәпләнә. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр һәм өлкән буын кешеләре дә бар.

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында  2018 елның 1 ноябренә 440 объектта эшләр төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 230 күп фатирлы торак йорт кабул ителгән.

 

"Әлмәт ТВ" каналында шәһәрнең юбилее алдыннан уздырылган ачык эфир вакытында 19 шалтырату кабул ителде. Тапшыру кысаларында 56 кеше сорау бирде, шуланың 37 се кайнар линия аша бирелде.


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Юбилейга санаулы көннәр генә калып бара. Шимбә, 3 ноябрь көнне, Нефтьче мәйданында мавыктыргыч программа күрсәтеләчәк. Биредә күргәзмәләр, ярминкәләр һәм башка күп кенә чаралар узачак. Рәхим итегез!

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. 2 ноябрьдә “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр көне уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала. 

Кичә «Нефтьче» Мәдәният сарае гөрләп торды. Биредә Әлмәтнең иң актив һәм җор телле яшьләре район башлыгы кубогына КВН уеннары фестиваленә җыелды. Ул шәһәрнең 65 еллыгына багышланды.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чара "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. бүгенге көндә Әлмәттән  400 ләп егет Ватанны саклый, шуларның  205е язгы чакырылышныкылар. Район башлыгы Айрат хәйруллин көзге чакырылышка алынучыларны кайнар тәбрикләде, аларга изге теләкләрен юллады. 

2 ноябрь көнне Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан “Стоп” профилактик операциясе оештырылачак. Операция нәтиҗәсендә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр ачыкланачак. 

 

Россия күләмендә "Этнографик диктант" акциясе 2 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.  Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла. Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә ала. Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ruwww.fadn.gov.ru сайтларыннан "Большой этнографический диктант" дип табып була.

Тиздән Нефтьчеләр мәйданындагы зур шугалак эшли башлаячак. 3 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә  шугалакны ачу тантанасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International