Шәһәрнең 65 еллыгын билгеләп үттеләр Әлмәттә

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Әлмәтнең 65 еллыгы уңаеннан шәһәрдә бәйрәм чаралары булып узды. Аларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул башта быел төзелгән “Саулык” паркында булып, “Актив озын гомер” проектында катнашучылар белән аралашты, аннары “Кванториум” балалар технопаркында узган волонтерларның пленар утырышында һәм үзәк шугалакны ачуда катнашты.

Төп тантана исә «Нефтьче» Мәдәният сараенда узды. Бәйрәмгә шәһәр һәм районның Мактаулы гражданнары, хезмәт ветераннары, предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар чакырылган иде.

- Безнең илдә күпләр нефть табу эшчәнлеге белән мәшгуль. Ләкин барлык нефтьчеләр дә үз төбәкләре өчен бу кадәр күп эшләми, - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе үз чыгышында һәм Әлмәт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

- 1953 елның 3 ноябреннән башлап Әлмәт тиз темплар белән үсеш ала. Ул бүген республиканың иң төзек һәм чәчәк атучы шәһәрләренең берсе булып тора. Аның тарихы төрле елларда киләчәк үсеше өчен ышанычлы нигез салган меңләгән кеше язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән, - дип ассызыклады Айрат Ринат улы. - Шәһәребезнең җаны - биредә яшәүче һәм хезмәт куючы кешеләр. Аны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән барлык ветераннарга, хезмәт династияләренә зур рәхмәтемне белдерәм.

Район башлыгы нефть башкаласының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүчеләрне Рәхмәт хатлары, «Әлмәт шәһәренең 65 еллыгы» юбилей билгеләре белән бүләкләде.

“Нефтьче” Мәдәният сарае каршында бу көнне әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен күңел ачу чаралары оештырылды. Күргәзмәләр, кул осталары, авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләде. Балалар декупаж, гипс сыннарын буяу, билгеләр, пластилиннан рәсемнәр, капитошка уенчыгы һәм оригами ясау буенча мастер-классларда катнашты. «Папа Фест» фестивале дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International