Әлмәтлеләргә  «Яктыртыл» акциясе кысаларында яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында искәрттеләр

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

"Көзге каникуллар” профилактика чаралары кысаларында “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова һәм 33 нче балалар бакчасының ата-аналар комитеты Фәхретдин урамындагы җәяүлеләр кичүендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясен уздырды.

Әлеге акциянең максаты - тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру.

Акция барышында  оештыручылар  җәяүлеләрне туктатып, алар белән киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләштеләр һәм катнашучыларның киемнәренә фликерлар беркеттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International