Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Республикабызның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге бөтен ил белән уртак, тыгыз бәйләнештә. Тарихи-мәдәни мирасны саклап калуда, икътисадта һәм социаль өлкәдә зур казанышларга ирешүләре татарстанлыларның килер көнгә ышанычын арттыра.Кадерле әлмәтлеләр! Сезгә тынычлык, гаилә бәхете һәм иминлек телим. Бәйрәм котлы булсын! Халыклар бердәмлеге көне белән!