ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Үзәк балалар хастаханәсендә  «Волшебный сундучок» клубы дәресләре узды. Чарада  балалар өчен экскурсия уздырдылар һәм мастер-класслар үткәрделәр. 

8 ноябрь көнне “Нефтяник” Төмән шәһәренең “Рубин” командасы белән очрашты. Уенның җиденче һәм сигезенче минутларында “Рубин”ның ике хоккейчысы уеннан чыгарылды.  Бу ситуация хужалар командасына файдага гына булды. Башта Сергей Теряев  гол кертсә, икенче алканы Ярослав Альшевский жибәрде. Тәнәфескә кадәр төмәнлеләр дә җавап кайтаруга ирешә. Тәнәфестән соң өченче алканы “Рубин” капкасына  Артем Осипов кертә. Уенның утыз алтынчы минутында исә бәхет Линар Мансуровка елмая. Бу өстенлекне уенның соңгы өлешендә Виталий Каменев ныгыта. Уен 5:1 исәбе белән тәмамлана.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, сез үз вакытыгызны янга калдыра һәм кирәкле хезмәткәрләрне сайлау буенча бушлай хезмәт алу мөмкинлеге алачаксыз. Без тагын да тыгызрак һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә омтылабыз һәм сезгә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтәбез.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 «Алнас» бүгенге көндә насосларның  100 модификациясен эшләп чыгара, 50 модификация - двигательләрнеке,  3 000 вариант комплектация  нефть батырма җиһазлар өчен. Чыгарылучы  продукциянең номенклатурасы аена  1 700 позицияне тәшкил итә. 

Чираттагы очрашу 1 нче урта мәктәптә узды. Медпрофилактика белгечләре укучыларга беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү ысулларын аңлаттылар.

Иртәгә , 9 ноябрь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын юеш кар. Җил 4-9 м/с. Минималь температура -2.. -5º, максималь температура  0..-3º.  Аерым урыннарда бозлавык.

7-11 ноябрь көннәрендә Әлмәттә «Әлмәт Open» Бөтенроссия бадминтон турниры уза. Ярышлар «Tennis City» спорт үзәгендә үтә.7 ноябрьдә  юниорлар турниры старт алды. Ул  13, 15, 17 һәм 19  яшькә  кадәрге яшүсмерләр төркемнәре арасында  биш разрядта уйнала.9 ноябрьдә көрәшкә өлкәннәр кушыла. Алар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уйнаячак. Биредә Мәскәү, Новосибирск, Саратов өлкәләреннән,  Казан, Яр Чаллы, Саба, Түбән Кама, Кукмара, Аксубай районнарыннан һәм Башкортстанан килгән бадминтончылар катнаша.

 

Әлмәттә  халыкның легаль булмаган эшчәнлеген бетерү һәм хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре буенча зона  утырышы үтте. Анда хезмәт хакы буенча бурычлары булган предприятиеләр җитәкчеләре, республиканың контроль-күзәтү органнары, Профсоюзлар федерациясе вәкилләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов алып барды. Министр урынбасары РРөстәм Вәлиуллов хезмәт хакын түләү буенча бурычларны бетерү мәсьәләсе республика җитәкчелегенең даими контролендә булуын билгеләде.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 8 ноябрь көнне планлы рәвештә  –  Объездная урамы киселешендә ("Алнас" заводына борылыш) светофор сүндерелә.

Иртәгә, 8 ноябрь көнне, шәһәрдә болытлы булачак. Урыны белән юеш кар көтелә. Җил  4-9 м/с,  13 м/с. Минималь температура  0..-3º, максималь  0..+3º. Бозлавык, сак булыгыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International