Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында "Халык тануы" бәйгесен уздыра. Әлмәттән "Луч" телекомпаниясе журналисты Рамилә Хәмидуллина катнаша. Видеосюжет нефть башкаласында яңа"Сәламәтлек" паркы ачылуына багышланган.
Оешмалар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый тикшерүнең бер төре булып тора һәм гражданнарга хезмәтләрне күрсәтү сыйфаты турында мәгълүматны бирү, шулай ук аларның эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максаты белән уздырыла.
Әлмәт КНИТУ-КАИ филиалы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеше турында бүген район активы белән киңәшмәдә филиалның директоры, икътисади фәннәр докторы, профессор Светлана Юдина хәбәр итте.
Әлмәттә «Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите» проекты яңадан старт алды. Кышкы сезон дәвамында һәр шимбә көнне 15.00 сәгатьтән алып 16.30 сәгатькә кадәр мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында: «Яшьлек» һәм Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверларда, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, «Татнефть» компаниясенең үзәк бинасы янындагы мәйданда һәм «Теннис-сити» спорт үзәге территориясендә узачак.
Кыш айларында халыкка травма алу куркынычы арта. Бу вакытта түбәләрдән кар төшүләр, бозлавык булып таеп егылулар, юлларга кар көртләре салу, йортларны яки фатирларны өстәмә җылыту өчен приборлар кабызып, кыска ялганыш барлыкка килү – болар барысы да булырга мөмкин.
Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез күпчелек районнарда акрын гына кар. Җил 4-9 м/с. Минималь температура -10..-13º, аязганда -15-20º. Максималь температура -4..-8º. Юлларда бозлавык.
Әлмәттә ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтелә. Быел әлеге чара Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында оештырылды. Алар өчен кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген республика кидәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтш реджимында узды. Кидәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
“Нефтяник” хоккей клубы үзенең кечке җанатарлары белән физкультура дәресләре циклын дәвам итә. Бу юлы “Нефтяник” уенчылары “Дуслык” балалар бакчасында кунак булдылар.
20 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә 2018 елгы сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйге дипломантларына бүләкне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов тапшырды.