20 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә 2018 елгы сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйге дипломантларына бүләкне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов тапшырды.
Бу премия ел саен продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатлы өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән һәм югары нәтиҗәле сыйфат менеджменты нәтиҗәле алымнар керткән оешмаларга бирелә. Әлмәт районы “РФ Хөкүмәте премиясе” бәйгесендә катнашып дипломант булды.