1-2 декабрь көннәрендә Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча ачык турнир узды. Ярышларда Россиянең 18 төбәге һәм Кыргызстаннан килгән 2001-2003 елгы кызлар һәм егетләр катнашты. Әлмәт данын бу ярышларларда Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 4 укучы яклады.
30 ноябрь көнне «Доброволецлар атналыгы" кысаларында «Молодая Гвардия Единой России» бүлекчәсе активистлары хастаханәләрдә дәваланучы ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янында булдылар.
Хэзерге заманда кече яшьтәге балаларның тормышы төрле куркынычларга дучар ителә. Фаҗигаларны булдырмау, кисәтү максатыннан, балалаларны кечкенедән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһимлеге хәзерге чор таләпләренең берсе.
Үзләрен газ службасы хезмәткәрләре итеп танытучы кырыгалдарлар өлкән яшьтәгеләрнең ышанычын яулап, аларны төп башына утыртып йөриләр.Мошенниклар күпчелек икәү һәм өчәүләп йөри. Һәм һәрвакыт ялгыз яшәүче кешеләргә керергә тырышалар. Берсе газ плитәсен яки колонкасын «тикшергән» арада икенчесе фатирны «тенти». Кайбер очракларда кырыгалдарлар пенсионерлардан газ плитәсен алыштыруга ташлама ясау өчен паспорт мәгълүматларын сорый икән. Шулай итеп яшерен урыннарны белешәләр. Гадәттә документлар белән бергә акча да саклана бит. Шуннан соң берсе хуҗаның игътибарын читкә юнәлтә, башкалары кырын эшләрен эшли. Әлмәтлеләрне әлеге уңайдан сак булырга чакыралар!
Медицина хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү максатында 30 ноябрь көнне драмтеатрда һөнәргә багышлау чарасы узды. Традицион чара сигезенче тапкыр үтте, ул буыннар бәйләнешен чагылдырды.
1 декабрь көнне Әлмәттә «Татнефть» спорткомплексында XII «Татнефть» Кубогына ярышлар узды. Алар Россия һәм ТР чемпионы, ТР спорт мастеры, дөньякүләм чемпион - "Әлмәтнефть" идарәсе эшчесе Б.З. Валеев истәлегенә оештырылды.
Шимбә көнен "Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите" проекты белән күңелле үткәрегез. 8 декабрьгә программа: 15.00 - 16.30 «Яшьлек» скверы - "Кечкенә герой" спорт-уен программасы. 15.00 - 16.30 «Әлмәтнең 60 еллыгы» скверы - «Фьек» йомшак төерчекләре белән кичә.
Сишәмбе көнне, 4 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аз күләмдә кар. Җил 3-8 м/с, җил көчәйгәндә 10 м/ска кадәр. Минималь температура -5..-9º, максималь температура -3..-7º. Юлларда урыны белән бозлавык.
Яңа ел - кешеләргә якты һәм күңелле генә хисләр китерергә тиешле бәйрәм. Кызганычка каршы, гел генә шулай булмый. Яңа елда янгыннар да, башка күңелсез вакыйгалар да килеп чыга.
2018 елның уңышын җыеп бетергәннән соң, Әлмәт муниципаль районының иң яхшы комбайнчыларын һәм механизаторларын билгеләделәр һәм аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының акчалата премияләре белән бүләкләделәр.