Әлмәттә «Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите» проекты яңадан старт алды. Кышкы сезон дәвамында һәр шимбә көнне 15.00 сәгатьтән алып 16.30 сәгатькә кадәр мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең 5 мәйданында: «Яшьлек» һәм Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверларда, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, «Татнефть» компаниясенең үзәк бинасы янындагы мәйданда һәм «Теннис-сити» спорт үзәге территориясендә узачак.