Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген республика кидәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтш реджимында узды. Кидәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
29 ноябрь көненә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт 5 млрд. 298 млн. 303 мең сумга башкарылган, бу 91,1 процент тәшкил итә.
94 мәгариф объектларының сигезендә капиталь ремонт бара, 86 объектта эшләр тәмамланган. 114 амбулатория-поликлиника учреждениеләренең 49 объектында эшләр төгәлләнгән, 61ендә эш алып барыла, 4 объектны программадан чыгару планлаштырыла, диде министр.
Татарстан Президенты амбулатория-поликлиника учреждениеләренең барлык объектларында да капиталь ремонт сыйфатын контрольдә тотарга йөкләде.
Ведомство башлыгы республикада сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләр төзелеше программасы тулысынча тәмамланган дип әйтте.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балалар җәйге савыктыру лагерьларын ремонтлау программасын формалаштыру процессын тизләтергә йөкләде. "Хәзердән үк җәйге савыктыру лагерьлары әзерлеге турында уйларга кирәк. Юкса, без аларны сезонда ачарга өлгермибез”, - диде ТР Президенты.
Авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү һәм 2019 елгы язгы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ел саен республикада 5-6 млрд. сумга техника сатып алына, ягъни парк якынча 3%ка яңартыла.
Быел 1900 берәмлек техника сатып алынган, (шул исәптән 150 трактор, 170 комбайн). «Росагролизинг»ның «Техника паркын яңарту» программасы буенча 570 млн. сум лимит үзләштерелгән һәм 84 берәмлек техника алынган (26 трактор, 53 комбайн һәм башкалар).
Коммерция лизингы буенча 234 млн. сумлык 111 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы алынган.
Быел авыл хуҗалыгы техникасын «60ка 40» принцибы буенча финанслау программасы торгызылган, бу максатларда Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,2 млрд. сум бүлеп бирелгән.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыю тәмамлангач, хуҗалыкларда тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү башланган. Запас частьләргә, ремонтка һәм техник сервиска чыгымнар ел саен 3 млрд. сумнан артык тәшкил итә.
12 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр районнарда комиссион рәвештә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркының ремонт сезонына әзерлеге тикшерелә.
Министр сүзләренчә, ремонт сезонында 10 мең трактор, 2700 комбайн, 6 мең чәчү техникасы һәм 5 меңләп культиватор торгызылырга тиеш. Эшләр1400 пунктта һәм ремонт остаханәләрендә алып барыла, шуларның 1100дә җылы.
Бүгенгә республика буенча 20%тан артык трактор, 34% культиватор, 30% чәчкеч һәм 10% комбайн торгызылган.
Республика киңәшмәсенең актуаль сораулары урыннарда да каралды.