Әлмәтлеләргә кышкы чорның куркыныч факторлары турында искәртәләр

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Кыш айларында халыкка травма алу куркынычы арта. Бу вакытта түбәләрдән кар төшүләр, бозлавык булып таеп егылулар, юлларга кар көртләре салу, йортларны яки фатирларны өстәмә җылыту өчен приборлар кабызып, кыска ялганыш барлыкка килү – болар барысы да булырга мөмкин.

Кыш көне тротуарларга ком сипкән юлдан йөрү хәерле. Түбәдән кар төшү куркынычы булган урыннарны әйләнеп узарга.

Сулыклар өстендә йөргәндә сак булырга кирәк. Боз өстендә чана, тимераякта шуарга рөхсәт ителгән урыннарда гына шуарга.

Юлда машинада хәрәкәт иткәндә, саклык чаралары күрергә, тизлекне арттырмаска.

Кыш айларында салкын тию, вирус инфекцияләре чоры. Мондый вакытта да үзегезне саклагыз. Халык күп йөри торган җирдән ераграк торыгыз.

Төзек булмаган җылыткыч приборлардан, газ плитәсеннән файдаланмагыз.

Балаларга өйдә дә, мәгариф учреждениеләрендә дә саклык чараларын аңлатырга кирәк. Әгәр бәхетсезлек очрагы килеп чыкккан икән, 22-38-00, 22-31-00, 112 телефоннарына шалтыратырга була. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International