Әлмәттә ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтелә. Быел әлеге чара Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында оештырылды. Алар өчен кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева сәламләде. Ул спортта һәм иҗатта уңышларга ирешкән көчле рухлы әлмәтлеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Физик мөмкинлекләре чикле затларны социаль яклау өлкәсендә актив катнашкан өчен район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт оешмасы рәисе Ләлә Гайфуллинага, “Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” җәмгыятенең кадрлар бүлеге инспекторы Кәүсәрия Хуҗинага һәм башкаларга тапшырылды.
Әлмәт социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кәдрия Гыйматдинова физик мөмкинлекләре чикле затларга битараф калмыйча, аларга ярдәм кулын сузучы кешеләргә ихлас рәхмәтен белдерде.