ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Отчет җыелышында ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннары советы рәисе Василий Самойлов, район һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Ляля Гайфуллина, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениелары директорлары катнаштылар.

Конференция гадәттәгечә Яшьләр үзәгендә узды. Компаниянең хезмәт коллективы белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖнең генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Сергей Сергеев, «Татнефть» ГАҖнең транспорт бүлеге начальнигы Юрий Нестеров, «Татнефть» ГАҖнең профкомы рәисе урынбасары Эльмира Газизова, сервис компанияләре җитәкчеләре һәм башка чакырылган кунаклар килделәр.

26 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният йорты каршында Студент көненә багышланган чара узачак. Программада лотерея, квест, дискотека.

"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе президиумы 14 гыйнвар көнне “Татарстан республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дигән республика бәйгесен уздыру турында карар кыла.

 

27 гыйнвар 12:30 сәгатьтә Үзәк мәчеттә танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган викторинага йомгак ясау һәм тантаналы бүләкләү узачак.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татинтек» ҖЧҖ, идарә ителә торган һәм бүлендек җәмгыятләренең хезмәт коллективының 2018 ел дәвамында эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга билгеләнгән максатлар буенча конференциясе узды.

Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Нагуманов оештыра. Чарага эшкуарлар килде. Анда республиканың барлык ведомстволары вәкилләре һәм район башлыгы Айрат Хәйруллин  катнашты. Шунысы мөһим: биредә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча үзара фикер алыштылар.

Ел саен юка боз кешеләрнең үлеменә китерә торган сәбәп булып тора, еш кына үлүчеләр арасында, ата-аналарның игътибарыннан читтә калып, боз каткан сулыклар янында йөргән балалар һәм, тәвәккәлләп, нык булмаган һәм мәкерле бозга чыгучы балыкчылар очрый. Күп кенә һәвәскәр балыкчылар, бер тапкыр боз астына чумып, җай килеп чыгар дип өметләнеп, кабаттан бозга чыгалар, әмма мондый үзеңә ышанганлык төзәтергә мөмкин булмаган фаҗигага гына китерә. Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм чараларын үтәп, һәлакәтләрдән сакланырга мөмкин.

Төнлә Татарстанның түбән урнашкан районнарында 20-25 градуска кадәр салкын, ә аязганда температура -30 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Көндез температура 15-20 градус салкын булачак, бу нормадан 7-8 градуска түбәнрәк.

 

24 гыйнвар көнне 07:00дән  08:00гә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан автомобиль йөртүчеләрне тикшерү буенча «ТОННЕЛЬ» профилактик операция уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International