Әлмәттә социаль яклау идарәсенең 2018 ел дәвамында эш нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Отчет җыелышында ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннары советы рәисе Василий Самойлов, район һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Ляля Гайфуллина, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениелары директорлары катнаштылар.

Отчет периоды нәтиҗәләре һәм 2019 елга билгеләнгән максатлар турында доклад белән идарә начальнигы Кәдрия Гиматдинова чыгыш ясады. Ул районда яшәүче 75 мең кешенең ай саен социаль яклау идарәсе аша төрле социаль түләүләрне алуларын билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International