"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе президиумы 14 гыйнвар көнне “Татарстан республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дигән республика бәйгесен уздыру турында карар кыла.
Бәйге Татарстан республикасының министрлар кабинеты карары белән расланган нигезләмәгә таянып уздырыла.
Бәйге территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшен бәяләүче муниципаль һәм республика этапларынннан торачак.
Беренче этапта катнашу өчен гаризалар 21 гыйнвардан алып 1 февральгә кадәр кабул ителә. Гаризалар муниципаль бәйге комиссияләре тарафыннан каралачак.
Бәяләү комиссиясе Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39 нчы йорт, 117 нче кабинет адресы буенча урнашкан.
Электрон адрес: pr.goroda@tatar.ru
Тулырак мәгълүматны 32-58-42 һәм 8-917-279-26-41 телефоннары аша белеп була.