Конференция гадәттәгечә Яшьләр үзәгендә узды. Компаниянең хезмәт коллективы белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖнең генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Сергей Сергеев, «Татнефть» ГАҖнең транспорт бүлеге начальнигы Юрий Нестеров, «Татнефть» ГАҖнең профкомы рәисе урынбасары Эльмира Газизова, сервис компанияләре җитәкчеләре һәм башка чакырылган кунаклар килделәр.
Үзенең отчет докладында «Татспецтранспорт» идарә итүче компаниясе ҖЧҖ директоры Руслан Сыраев 2018 елның компания өчен җиңел булмаганын билгеләп узды. Әмма кыенлыкларга карамастан, җитештерү программасы 101 процентка үтәлгән.