Әлмәттә "Тоннель" операциясе узды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24 гыйнвар көнне 07:00дән  08:00гә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан автомобиль йөртүчеләрне тикшерү буенча «ТОННЕЛЬ» профилактик операция уздырылды.

Операция ил хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау  максатыннан чыгып оештырылды.

Рейд барышында 86 автомобиль тикшерелде. Шуларның унбишендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу күзәтелә: куркынычсызлык каешы каптырылмау (2 очрак),  ОСАГО полисыннан башка идарә итү (4 очрак), административ штрафны вакытында түләмәү (3 очрак), техник төгәлсезлекләр табылу ( 1 очрак), балаларны махсус креслосыз йөртү (1 очрак), дәүләт номерларының пычрак булуы (2 очрак) һәм үзе белән тиешле документлар булмау (2 очрак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International