ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Иске Суркин авылы җмрлегендә дә очрашу булды. Анда авыл җирлеге башлыгы отчет тотты. Бик күп сораулар каралды, агымдагы елга планнар билгеләнде.

25 гыйнвар көнне планлы рәвештә 9.00дан 17.00гә чаклы  Төзүчеләр проспекты - ЦРБ киселешендә светофор сүндерелә.

16нчы гыйнварьда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышында катнашты.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген УПТЖ для ППД актлар залында микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу узды. Очрашуга УПТЖ для ППД директоры урынбасары,  ТОС-8А кураторы Ильфат Закиров, ТКХ департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов та килделәр. Җирле үзидарә рәисе Зилә Хәсәнова халык алдында исәп тотты.

28 сгыйнвардан "Киләчәк Татарстан көллиятендә" 5-11 сыйныф укучылары өчен «Инженерлык дизайны», «ЧПУлы станокларда токарьлык эшләре», «Мехатроника» һәм «Электромонтаж» компетенцияләре буенча өстәмә факультатив дәресләр ачылачак. 

24 гыйнвар көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.Урыны белән кыска вакытлы кар явачак. Төнлә һәм көндез томан төшүе ихтимал.  Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-8 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 22 -27º булса, көндез һаваның максималь температурасы -14 - 17º булачак.

Авыл халкы белән очрашуга район башкарма комитеты урынбасарасы Олег Шабалин, прокурор ярдәмчесе Илнар Салихов һәм башка кунаклар килде. Чара клубта узды. Сәрән авылы җирлеге башлыгы Дмитрий Севастьянов 2018 елда башкарылган эшләргә исәп тотты.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак. Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшә һәм ул 11 мең 280 сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 

“Созвездие–Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале Татарстанда менә инде 18 ел оештырылып килә. Әлеге фестиваль  Татарстанның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Президенты ярдәме белән уздырыла  Ул үз эченә республикабызның  барлык муниципаль районнарын һәм шәһәрләрен ала.

 

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация институты студентлары Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең кизү бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар. Кизү бүлеге начальнигы полиция майоры Наил Мирхәзетдинов кунакларга "Куркынычсыз шәһәр" автоматлаштырылган комплексы һәм NtechLab компаниясе уйлап чыгарган битләрне танып белү технологиясенә ия булган камераларның эше турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International