Әлмәтлеләрне Әлмәттә Р. Фәхреддингә багышланган викторинага йомгак ясауга чакыралар

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

27 гыйнвар 12:30 сәгатьтә Үзәк мәчеттә танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган викторинага йомгак ясау һәм тантаналы бүләкләү узачак.

Чараны Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей белән берлектә Әлмәт мөхтәсибәте оештыра. Чарага рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International