Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Нагуманов оештыра. Чарага эшкуарлар килде. Анда республиканың барлык ведомстволары вәкилләре һәм район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты. Шунысы мөһим: биредә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча үзара фикер алыштылар.