Йөзү сезоны килеп җитү белән, аеруча әгәр җәй эссе булса, ял итүчеләрнең су керү очраклары кискен рәвештә арта, һәм шуның белән бергә иң куркынычсыз кечк шәһәр сулыкларында да бәхетсезлек очраклары арта.
6 май көнне Азнакай шәһәрендә СССРның спорт мастеры И. Мингалиев истәлегенә багышланган греко-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.
Иртәгә, 7 май көнне, махсус автобуслар шәһәр зиратларына кадәр йөриячәк.
Әлмәт муниципаль районында санитар-экологик икеайлык дәвам итә.
7 май көнне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып, Әлмәттә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасын чагылдырган “Җиңү диктанты" республика тарихи диктантын үткәрү планлаштырыла.
"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлеге һәм «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» активистлары “Георгий тасмасы” акциясе уздырдылар.
Эшлекле дүшәмбедә районның авыл җирлекләрендә үзара салым буенча программаларны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин чыгыш ясады.
Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. 29 апрельдән «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесы директоры итеп Гараев Рөстәм Илшат улы билгеләнде.
Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз.
135 кешелек составындагы Әлмәт командасы зур спорт бәйрәмендә Татарстанның нефть башкаласын яхшы күрсәтте. Төрле профессия вәкилләре, яшьләр һәм балалар 4 майда 3 километр араны уздылар, ә бүген 10, 21,1 һәм хәтта 42,2 километр йөгерделәр.