Әлмәтлеләрне Җиңү диктантына чакыралар

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

7 май көнне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып, Әлмәттә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасын чагылдырган “Җиңү диктанты" республика тарихи диктантын үткәрү планлаштырыла.

Диктантны теләгән һәркем катнаша алачак.

Мәйданчык үз эшен 11.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк.

11.00-12.40  – катнашучыларны теркәү һәм  динктант бланкларын тарату.

12.40-13.00 – бланкларны тутыру буенча инструктаж уздыру.

13.00-13.45 – диктант язу вакыты.

13.45-14.00 – бланкларны җыеп алу.

14.20 – мәйданчыкның эше туктатыла.

Үзегез белән кара гельлы яки капиллярлы каләм алу сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International