Әлмәт командасы "бронза"га ия булды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

6 май көнне Азнакай шәһәрендә СССРның спорт мастеры И. Мингалиев истәлегенә багышланган греко-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды.

Әлеге турнирда  республикабызның 9 шәһәреннән килгән 91 команда катнашты.  Әлмәт данын бу бәйгедә Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 16 спортчы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга - Рафаил Вафин, икенче урынга – Абдулазис Туркунбаев, Наил Бәширов һәм Тимур Гарипов, өченче урынга - Дмитрий Токарев, Рахман Косымов, Рамазан Халиков, Руслан Балтаев һәм Эдгар Хәбибрахманов  ия булды.

Гомуми зачетта Әлмәт командасы  өченче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International