Әлмәтлеләр Казан марафонында үзләрен яхшы күрсәттеләр

2019 елның 5 мае, якшәмбе

135 кешелек составындагы Әлмәт командасы зур спорт бәйрәмендә Татарстанның нефть башкаласын яхшы күрсәтте. Төрле профессия вәкилләре, яшьләр һәм балалар 4 майда 3 километр араны уздылар, ә бүген 10, 21,1 һәм хәтта 42,2 километр йөгерделәр.

Россиянең абсолют җиңүчесе һәм чемпионы итеп татарстанлы Степан Киселев танылды: ул  2 сәгать 12 минут 56 секунд эчендә 42,2 километрлык дистанцияне узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International