Эшлекле дүшәмбедә районның авыл җирлекләрендә үзара салым буенча программаларны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин чыгыш ясады.
2018 елда үзара салым акчаларына планлаштырылган чараларның күпчелеге үтәлгән. 2017 елдан бирле күздә тотылган эшләрне уздыруда һәм башкарылган эшләрне кабул итүдә иҗтимагый күзәтүчеләр буларак халыкның үзенең катнашу практикасы кертелгән.