Татарстан Республикасы шәһәрләрендә ел саен «Студентлар язы» фестивале уза. Фестиваль талантлы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен мәйданчык булып тора. Быел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казанда «Татарстан Республикасы Студентлар язы – 2019» Республика студентлар иҗаты фестивале узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчелеге Иҗтимагый совет әгъзалары ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларны Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
12 май көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Җирдәге иң шәфкатьле һөнәрнең вәкилләре- шәфкать туташлары бәйрәм иттеләр. Шушы көн һәм Бөек Җиңү Көне алдыннан Әлмәттә барлык сөйкемле шәфкать туташларын ихлас күңелдән тәбрикләделәр.
«Перекресток» ЮИД одрядының Россия укучылар хәрәкәте активистлары яктылык кайтаручы элементлары ярдәмендә Георгий тасмалары ясап, Җиңү символын шәһәр халкына таратып чыктылар.
Актуаль тема турында фикер алышуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Әлмәттә ул «Татнефтегазпереработка» идарәсенең җитештерү куәтләре белән танышты һәм махсус икътисадый зонаны булдыру өчен оештырылган территориягә бәя бирде. Ул шулай ук Әлмәт торба заводының җитештерү мәйданнарында булды.
15 майдан алып 20 июньгә кадәр Ленин урамы буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле Ленин урамының 60 нчы йортыннан Мәрҗани урамына кадәрге өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
2019 елның 9 маенда Җиңү көненә парад үткәрелүгә бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән төрле сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга киңәш ителә.
6 майда 15.00 сәгатьтә «Заря» яшүсмерләр клубында «Янгын хаталарны кичерми» кисәтү чарасы узды. Чараны Кузнецова А.К., Попова Л.Ю., Филатова О.Н. педагоглары оештырдылар.
6нчы майда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2019 нчы елда Татарстан Республикасында «Өлкән буын» федераль проектының Татарстан Республикасының «Демография» милли проекты кысаларында хезмәткәрләр арасыннан пенсия алды яшендәгеләрне укытуны оештыру чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү буенча гаризаларны карау комиссиясе утырышы узды.
Бүген, 7 май көнне, Әлмәт үзәк район хастаханәсенең терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Анна Илья кызы Хазованы, Егор Михаил улы Мавринны, Рифгат Харис улы Исмагиловны, Матрена Иван кызы Полукарпованы, Фәгыйм Сабирҗан кызы Гафиатуллинаны бүген якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина һәм Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов тәбрикләделәр.