Әлмәтлеләр "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлеге һәм «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» активистлары “Георгий тасмасы” акциясе уздырдылар.

Акция шәһәрнең Радищев һәм Ленин,Ленин һәм Тукай, Тукай һәм Шевченко урамнары килешендә оештырылды.  

Әлмәтлеләр зур горурлык белән үзләренең өс киемнәренә Георгий тасмаларын беркеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International