Әлмәттә 2019 елның 1 кварталы дәвамында оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. 29 апрельдән «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесы директоры итеп Гараев Рөстәм Илшат улы билгеләнде.

Эшлекле дүшәмбедә полиция начальнигының иҗтимагый тәртипне саклау буенча урынбасары Ленар Рахматуллинның доклады тыңланды. Ул 2019 елның 1 кварталы дәвамында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең оператив-хезмзт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International