ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

21 июньнән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кешеләрнең иминлеге өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт Бөтенроссия икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линияне» ачты. 

29 июнь көнне Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІІ Ачык «Учук» фестивале узачак.

Әлмәт спортчысы Искәндәр Гарифҗанов көрәш буенча 17-18 яшьлек егетләр арасында узган дөнья беренчелегендә җиңүче булды. 70 кг авырлык категориясендә ул иң яхшысы дип танылды.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләр идарә итү компанияләре һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның җитәкчеләре белән чираттагы тапкыр очраштылар.

Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты чаралары Яшьләр көненә багышланган булачак.

2019 нчы елның 24 нче июнендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны, күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга (җиһазландыруга) бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен эш бирүчеләрнең гаризаларын карау комиссиясе утырышы узды.

Әлмәттәге «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы командасы туган шәһәрләренә битараф булмаган һәм аның үсешенә үзләренең өлешен кертергә теләүче волонтерларны кабул итү турында игълан итә. Волонтерлар оештыручыларга «Минем шәһәрем, минем урамым» мәгърифәтчелек программасының чараларын уздырырга ярдәм итәчәкләр, велоэкскурсияләрне оештыруда һәм Росся, Аргентина, Испания, Италия, Украинадан җыелган рәссамнар белән яңа арт-объектларны бизәүдә катнашачаклар. Аларны паблик-арт белән эш итүнең гаҗәеп тәҗрибәсе, яңа танышулар һәм оештыручылардан бүләкләр көтә.

Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

Ел башыннан Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 7 килешү төзелде, шул исәптән 4 килешү  өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе «БИНК» белән, шәхси эшмәкәр Гайсин, МУП «Комфорт», АНО «РАРК» белән килешүләр төзелде. Төзелгән килешүләр кысаларында 24 кеше эшкә урнаштырылды, шуларның 20се инвалидлыкка ия. Гражданнар менеджерлар, язу эшләрен башкаручылар, ярдәмче эшчеләр булып эшләде, шул исәптән вакансияләр ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә катнаштылар.

Кичә, 24 июньдә, көнне икенче яртысында, шәһәрдә һәм районда һава торышы шартлары кискен рәвештә начарайдылар. Көчле җил күтәрелү нәтиҗәсендә электр тапшыру, газ белән тәэмин итү линияләренә зыян китерелде, агачлар ауды, кайбер өйләрдә түбәләргә зыян тиде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International