Ел башыннан Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 7 килешү төзелде, шул исәптән 4 килешү өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе «БИНК» белән, шәхси эшмәкәр Гайсин, МУП «Комфорт», АНО «РАРК» белән килешүләр төзелде. Төзелгән килешүләр кысаларында 24 кеше эшкә урнаштырылды, шуларның 20се инвалидлыкка ия. Гражданнар менеджерлар, язу эшләрен башкаручылар, ярдәмче эшчеләр булып эшләде, шул исәптән вакансияләр ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә катнаштылар.
Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүчеләр категориясенә керүче гражданнарны вакытлыча эшләргә урнаштыру буенча эш дәвам итә. Мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакыра. Белешмә өчен телефон: 8(8553) 32-34-94.