24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.
27 июнь көнне Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру планлаштырыла. Кабул итү Шевченко ур. 62 (8553) 45-60-79; Фәхретдин ур. 13 (8553) 436250, (8553) 318889 адреслары буенча үткәреләчәк. Чара "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында уза.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Тимур Нагуманов билгеләнде.
27 июнь көнне 9.00 дән алып 16.00 сәгатькә кадәр коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча туры линия оештырылачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруга анализ ясау һәм авылны үстерүдә яңа алымнар булдыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә тәэсир итә торган милли проектларның һәм дәүләт программаларының үтәлешенә мониторинг, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм җирле халыкны авыл торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә.
Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидларны эш урыны булән тәэмин итү буенча бурычларын үтәвен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыны сатып алу һәм җиһазландыру буенча дөрес мәгълүмат бирү максатыннан эш бирүчеләргә чираттагы сәфәр кыла.
Әлмәттә үз алдына ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә иткән вакытта куркынычсыз йөртү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатын куйган акция узды.
Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында «АПОПАТ» АҖ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләренең алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү өчен очрашу уздырылды.
Әлмәт политехник техникумы - Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы иң зур күп профильле, күп функцияле һөнәри белем алу учреждениесы. Учреждениеның эшчәнлеге белән иртәнге киңәшмәдә катнашучыларны бүген таныштырды Әлмәт политехник техникумы директоры Илдар Багманов. Ул 1964 елдан бирле 28,5 меңнән артык нефтьчеләр, төзүчеләр, электриклар, транспортчылар әзерләнде, соңгы 5 ел эчендә - чыгарылыш 2868 кеше тәшкил итте.
29 июнь көнне Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІІ Ачык «Учук» фестивале узачак.