Тимур Нагуманов Әлмәт медицина оешмаларының коронавирус белән көрәшкә әзерлеген тикшерде

2020 елның 29 марты, якшәмбе

Дөньяда барлыкка килгән хәлләр начар булу сәбәпле, районда югары әзерлек режимы эшли.

27 мартта район башлыгы коронавирус кабынган очракта пациентларны кабул итү һәм дәвалау өчен медицина оешмаларында тудырылган шартларны бәяләде. "Безгә медицина учреждениеләренең кирәк очракта бу куркынычны каршы алырга ни дәрәҗәдә әзер булуын аңлау бик мөһим", - дип ассызыклады район башлыгы.

Районда вакытлыча изоляция кирәк булса, кешеләрне урнаштыру өчен сәламәтләндерү комплексларын һәм санаторийларны яңадан профильләштерү алгоритмы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International